«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 27 октябрьгә Татарстан Республикасында куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.
Татарстан Республикасы буенча 2020 елның 27 октябренә метеорологик хәл фаразы:
Аз болытлы. Күпчелектә явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан,төньяктан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -1..-6˚. Һаваның максималь температурасы көндез 0..+5˚.