Урыссуның 2 санлы балалар бакчасында юлларда куркынычсызлык буенча спорт һәм танып-белү дәресе үткәрелде.
Балаларда юл йөрү кагыйдәләре турында күзаллауны формалаштыру, урам аркылы чыкканда куркынычсызлык һәм җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту турында белемнәрне ныгыту максатыннан Урыссуның 2 нче санлы балалар бакчасы педагоглары зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр өчен «Юл хәрәкәте әлифбасы» дип аталган юл йөрү кагыйдәләре буенча спорт чарасы әзерләде һәм үткәрде.
Барлык уеннар һәм эстафеталар күңелле, кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Юл йөрү кагыйдәләре турында җырлар яңгырады. Юл билгеләре белән флешмоб башкардылар. Балалар мондый чарага бик шат булдылар, балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә теләк һәм полицейский, юл-патруль хезмәте инспекторы һөнәренә ихтирамлы мөнәсәбәт ныгыды.