Бүген Татарстан Республикасы IV чакырылыш Ютазы район Советы депутатларының икенче утырышы узды

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

Көн тәртибендә Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен сайлау соравы каралды.

Район Советы депутатларының бердәм карары белән Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына Самонина Светлана Петровна сайланды.

Утырышта шулай ук "Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү үткәрү буенча иҗтимагый совет турындагы нигезләмәне раслау турында" гы сорау каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International