Covid-19 таралмасын өчен Роспотребнадзор илдә маска режимын кертте

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

Илдә гомуми маска режимы кертелде.

Бу карарны илнең баш санитар табибы Анна Попова имзалады.

“Россия Федерациясе территориясендәге затларга кешеләр күпләп була торган урыннарда, җәмәгать транспортында, такси, парковкаларда, лифтларда сулыш органнарын саклау өчен гигиена битлекләрен йөртү мөһим", – диелә документта.

Ведомство шулай ук 23 сәгатьтән алып 6 сәгатькә кадәр тамаша-күңел ачу чараларын үткәрүне һәм җәмәгать туклануы биналарының эшен тыйды.

Җәмәгать транспортында, таксида һәм кешеләр күпләп була торган башка урыннарда «агымдагы дезинфекция режимын көчәйтергә» тәкъдим ителде.

Төбәкләргә Роспотребнадзор 100 мең кешегә 150дән дә ким булмаган коронавируска тикшерү үткәрергә киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International