2020 елның 28 октябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 28 октябрьгә Татарстан Республикасында куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.

Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәлнең 2020 елның 28 октябренә фаразы:

Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы 0 .. .-5, аязган вакытта -8 градус. Көндез максималь һава температурасы +2..+7˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International