Республикада яшәүчеләр үз сораулары белән телефон буенча гына түгел, ә ТР Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе аша да мөрәҗәгать итә алачак.
Иртәгә, 28 октябрьдә, 10.00-14.00 сәгатьтә Татарстан Иҗтимагый палатасы коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү эшен оештыра.
Мөрәҗәгатьләр ТР Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе (https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm) аша 28 октябрьгә кадәр һәм 8 (800) 350-44-72 кайнар элемтә телефоны буенча кабул ителәчәк.
Кабул итүне ТР Иҗтимагый палатасының Җәмәгать контроле комиссиясе әгъзалары, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре, Татарстан Президентының Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча идарә вәкилләре үткәрәчәк.