Сак булыгыз: кош гриппы!

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

Баш ветеринария табибы сүзләренә караганда, районда 23827 баш йорт кошы исәпләнә. Аларның сакланышын тәэмин итү һәм район буенча чир таралуга юл куймас өчен, Наил Усманов фермерларны барлык кирәкле саклык чараларын күрергә чакырды. Киңәшмәдә шулай ук дәүләт ветеринария инспекциясенең Әлмәт территориаль бүлеге башлыгы Айрат Галимуллин да катнашты.

ПРОФИЛАКТИКА ЧАРАЛАРЫ:

- кошчылык хуҗалыгының ябык эш режимын тәэмин итәргә;

- дезинфекция киртәләренең, санпропускникларның, дезинфекция техникасының даими эшләвен тәэмин итәргә;

- кошчылык хуҗалыклары һәм предприятиеләре хезмәткәрләренең кош гриппы буенча имин булмаган территорияләргә чыгуына юл куймаска;

- кошчылык хуҗалыклары территориясенә кыргый кошларның очып керүенә юл куймау буенча чаралар күрергә;

- кошчылык хуҗалыклары янында кыргый күчмә су кошлары санын тәртипкә салырга;

- авыруга шикләнелгән очракта Ветеринария идарәсенә кичекмәстән мәгълүмат бирүне тәэмин итәргә;

- хокуксыз юл белән тере кошларны, инкубация йомыркаларын, кошлар азыгы, технологик җиһазларны кертмәүне тәэмин итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International