Урыссу поселогында тротуарлар төзү буенча эшләр тәмамланды

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

Үзара салым юлы белән җыелган халык акчалары хисабына Урыссу поселогында яңа тротуарлар төзелде:

- Урыссу урамы буенча «Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән автомойкага кадәр (Сәнәгать паркы янында);

- Төньяк проезды буенча Көнчыгыш урамы чатыннан алып Камал урамы

чатына кадәр (Төньяк мкрн.);

- Жуков урамы буенча Яруллин урамы чатыннан Ютазы тыкрыгы чатына кадәр (тимер юл вокзалы);

- Пушкин урамы буенча М. Җәлил урамы чатыннан Куйбышев урамы чатына кадәр (мәчет һәм мәдрәсә янында);

- Чкалов урамы буенча Чкалов исемендәге парктан Маяковский урамы чатына кадәр (чиркәү янында);

- Ютазы тыкрыгы буенча (тимер юл вокзалыннан алып ЮХИДИ бинасына кадәр);

- Славян тыкрыгы буенча (хәзер спорт мәйданчыгына уңайлы җәяүлеләр керү юлы һәм торак йортларның ишегалларына чыгу юллары бар);

- Яшьләр тыкрыгы буенча (Тукай урамы чатында).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International