Бу атнада Аяз Шафигуллинга алты кеше мөрәҗәгать итте.
Сораулар белешмәләр бирү, рөхсәт ителгән җир участогының төрен үзгәртү буенча документлар рәсмиләштерү, Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең ихатасын яңарту кебек сорауларга кагылышлы иде. Шулай ук шәхси сораулар буенча да мөрәҗәгатьләр булды.
Гражданнарны чираттагы кабул итүгә 2-61-28 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Шулай ук без гражданнарның язмача мөрәҗәгатьләре белән эшлибез.
Ютазы МР Башлыгы һәм Башкарма комитеты җитәкчесе исемнәренә Пушкин ур., 38 йорт, каб. 107 адресы буенча гариза язарга мөмкин.