60 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр гаиләне өстен күрә. Рәсми никахта торучы кешеләр арасында «көмеш» буын вәкилләре башка яшь категорияләренә караганда югарырак. Бу Росстатта Халыкара әбиләр һәм бабайлар көне алдыннан анализлаган халык санын алу күрсәткечләреннән күренгәнчә.
Бәйрәм 28 октябрьдә билгеләп үтелә. Дөньяның барлык алга киткән илләрендә күзәтелгән гаилә кризисына карамастан, Россия әби - бабайлары традицион кыйммәтләргә тугры кала, дип хәбәр итә Бөтенроссия халык санын алу сайты.
2010 елда узган соңгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматларына караганда, 60 яшьтән олырак ир-атлар арасында 74%, хатын — кызлар арасында 47% никах теркәлгән. "Статистика соңгы берничә дистә елда бөтен дөньяда кешеләр соңрак никахка керә, ешрак аерылыша яки мөнәсәбәтләрне рәсми теркәүдән кача башлавын терки. Әмма бу өлкән буын кешеләренә аз кагыла: безнең өчен гадәти мәгънәдә картлар дип атавы кыен булган бүгенге әби - бабайлар патриархаль рухта кала", - дип билгеләп үтә Г. В.Плеханов исемендәге РЭУның төбәк үсешен тикшерү методлары лабораториясе мөдире Елена Егорова. «Никах” саннары 120 ел дәвамында бераз үзгәрде. 1897 елгы халык санын алу нәтиҗәләре өлкән яшьтә ир-атларның 68% һәм хатын-кызларның 36% никахта булуын күрсәткән. 1926 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча да шундый ук хәл күзәтелә. 1959 һәм 1970 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, гаилә ир — атларының саны 84 һәм 87% ка арткан, ә кияүгә чыккан хатын-кызларның өлеше 1970 елга арта башлаган. Елена Егорова сүзләренә караганда, никахта торучы өлкән яшьтәге ир-атларның өлеше хатын-кызларныкыннан шактый югары, гаҗәпләнерлек нәрсә юк: бөтен дөньяда хатын-кызларның гомере ир-атларныкына караганда озынрак. Әмма Россиядә вәзгыять сугышлар һәм көчле җенес вәкилләренең гомерен өзгән сәяси тетрәнүләр белән катлауланды. 1980 еллар башына яңа демографик тенденцияләр күренә башлады: гаиләләр ешрак таркала башлады, бу хәтта өлкән яшьтә дә никахта торучыларның өлешен киметте. Әмма өлкән яшьтәге кешеләр башка яшь төркемнәренә караганда сирәгрәк аерылышалар.