Кичә Бәйрәкә урта гомуми белем бирү мәктәбендә республика конкурсының республика эксперт комиссиясе булып китте

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә Бәйрәкә урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Татарстан Республикасы муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында татар телендә иң яхшы укыту практикасы” республика конкурсының республика эксперт комиссиясе булып китте.

Конкурс ике этаптан торды. Республиканың 100 мәктәбеннән барлыгы 30 мәктәп узды, алар арасында Бәйрәкә урта мәктәбе дә бар иде. Җиңүчеләр арасына эксперт комиссиясе карары буенча Татарстан Республикасының бары тик 20 иң яхшы мәктәбе генә керәчәк.

Бәйрәкә мәктәбенә уңышлар һәм ҖИҢҮ телик!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International