Ютазы районы хакимиятендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышы узды

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында район юлларында авариялелек торышына анализ ясалды.

Агымдагы елның тугыз аенда районда тугыз юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Булган аварияләр саны 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 50% ка арткан. Бәхеткә, юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар теркәлмәсә дә, имгәнүчеләр саны 25 процентка арткан. 2020 елда юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: бәрелешү (4), кюветка төшү (2), каршыдагы нәрсәгә бәрелү (1), җәяүлене бәрдерү (җәяүле гаебе 1).

Ютазы муниципаль районы юлларында юл-транспорт һәлакәтләре куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм аларны булдырмау максатыннан комиссия тарафыннан карарлар кабул ителде: ЮХИДИ бүлекчәсе эшен контрольдә тотуны көчәйтергә; атна саен җирле әһәмияттәге юлларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны булдырмау буенча рейдлар үткәрергә; куела торган фотофиксация комплексларының урнашу урыннарына төзәтмәләр кертергә һәм аларны массакүләм мәгълүмат чараларында куллану буенча публикацияләрне арттырырга; торак пунктларның юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү буенча гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне һәм авыл җирлекләре башлыкларының тәкъдимнәрен карап чыгарга; укучылар һәм аларның ата-аналары белән яктылык кайтаручы элементларны куллану, юл йөрү кагыйдәләрен үтәү һәм башка чаралар турында аңлату эшләрен дәвам итәргә.

Комиссия тарафыннан шулай ук 2021 елга юл эшләре программаларын формалаштыру буенча тәкъдимнәрне карап тикшерү һәм төзелеш, реконструкция, капиталь ремонт тәмамланганнан соң кертелә торган автомобиль юллары һәм юл корылмалары участокларының юл хәрәкәте иминлеге таләпләренә туры килү-килмәүне алдан бәяләү буенча эшне оештыру мәсьәләләре дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International