2А сыйныф укучылары Россия мәктәп укучылары хәрәкәте сафларына кабул ителде

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Мәктәптә Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең 5 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чара узды. Тантаналы чарада хөрмәтле кунаклар: мәктәп директоры Сәлимова Фәйрүзә Миңнезаһит кызы, Ютазы муниципаль районы мәгариф бүлеге методисты Бордачева Светлана Хәбирҗан кызы катнашты.

Бәйрәм РФ гимны белән башланып китте. Хәрәкәт активистлары балаларга - 2 А сыйныф укучыларына шигырь формасында хәрәкәт әгъзаларының кемнәр булуы турында сөйләделәр. Аннары оешманың булачак яшь әгъзалары үзләренең иптәшләре алдында тантаналы ант бирделәр. Хәрәкәт галстугын бәйләү хокукы активистларга бирелде. Шуннан соң укучылар хәрәкәтенең яңа әгъзалары һәм активистлары хәрәкәт гимнын башкардылар, флешмоб күрсәттеләр. Дәрәҗәле кунакларга сүз бирелде. Алар бу оешмада катнашучыларның барысын да искиткеч бәйрәм белән котладылар һәм һәрьяклап үсеш, уңышлар һәм билгеләнгән барлык планнарның тормышка ашуын теләделәр. Аннары яшь катнашучылар өчен квест-уен үткәрелде, анда барлык мәктәп отрядлары әгъзалары конкурс элементлары булган үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Бәйрәм ахырында барысы да Россия укучылар хәрәкәтен юбилее белән котладылар, әлеге хәрәкәт гимны астында флешмоб башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International