Быел Росреестрның онлайн-консультацияләре аеруча популяр

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә гражданнарны Интернет аша 55 видео кабул итү үткәрелде. Хокукларны теркәү, кадастр исәбенә алу һәм Татарстан Росреестры эшчәнлегенең башка юнәлешләре буенча консультация бирүне җитәкче урынбасары вазифаларын башкаручы Лилия Борһанова уздырды.

Быел онлайн-консультацияләр татарстанлылар өчен аеруча популяр. Сүз дә юк, әлеге формат хәзерге вакытта уңайлы гына түгел (өйдә бушлай һөнәри консультация алу мөмкинлеге бирә яки эш урыныннан китмичә), куркынычсыз да, чөнки шәхси элемтәләрдән азат итә, бу килеп туган вазгыятьтә аеруча мөһим.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Росреестры җитәкчелегенә видеоэлемтә аша кабул итүгә эләгү өчен алдан skype@rosreestr.org. электрон адреска гариза җибәрергә кирәк, гаризада: ФИО, логин Skype, № телефон (өй яки кәрәзле), e-mail (электрон адрес) һәм сорауны күрсәтү зарур. Тулырак инструкция белән безнең сайтта танышырга мөмкин: rosreestr.tatarstan.ru (" Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлеге).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International