Бүген ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 2021 елга министрлыкларның өстенлекле эш юнәлешләрен билгеләү буенча тавыш бирү башланды

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Шулай ук «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында да тавыш бирергә мөмкин.

1 декабрьгә кадәр Татарстан халкы алты министрлыкның – сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф һәм фән, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, спорт, шулай ук Яшьләр эшләре буенча министрлыкларының төп максатларын һәм бурычларын сайлый ала. Министрлык экспертлары формалаштырган тәкъдимнәр өчен тавыш биреп кенә калмыйча, үз вариантыңны да күрсәтергә мөмкин. Иң күп тавыш җыйган өстенлекләр декабрьдә министрлыкларның иҗтимагый советларының киңәйтелгән утырышларында каралачак. Нәтиҗәдә, һәр ведомство өчен 2021 елга 5-7 өстенлекле максат билгеләнәчәк.

Тавыш бирү дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза. 2020 елга сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф һәм фән, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыкларының өстенлекләрен үтәү турында мәгълүмат http://publictasks.tatars порталында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International