ОПЕРАТИВ КӨНДӘЛЕК ФАРАЗ
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 4 ноябрьгә Татарстан Республикасы буенча куркыныч метеорологик күренешләр көтелми. 2020 елның 4 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күрүчәнлек белән томан көтелә.
Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәлнең 2020 елның 4 ноябренә фаразы:
Аязучан болытлы һава. Күпчелек явым-төшемсез. Аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчә, секундына 4-9 метр тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы +1..-4, көндез максималь һава температурасы +3..+8˚.