Бу көнне гамәлгә кую инициаторы булып, Берләшкән Милләтләр оешмасы ярдәмендә, Европа сыйфат оешмасы – ЕОК тора. 2020 елда сыйфат атнасы 9 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр «Кулланучылар кыйммәтен булдыру " девизы астында узачак. Бөтендөнья сыйфат көне – 2020 - кулланучылар кыйммәтен булдыру һәм үстерү белән кызыксынган белгечләргә, командаларга һәм предприятиеләргә игътибар җәлеп итү өчен сәбәп.
Бөтендөнья сыйфат көненең максаты - продукциянең һәм хезмәтләрнең югары сыйфат дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук сыйфат проблемасына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне активлаштыру. Сыйфат проблемасы - дөньяның алдынгы илләре икътисадында өстенлекле проблемаларның берсе. Сыйфат төшенчәсе хәзерге заман цивилизациясе байлыклары, тормыш сыйфаты белән тыгыз бәйләнгән, ә бу әйләнә-тирә мохитне саклау да, физик сәламәтлек тә, кешенең психологик уңайлыгы да.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья сыйфат көненә һәм Европа сыйфат атналыгына багышланган чаралар үткәрә.