Ана капиталын авыл ипотекасына кулланырга мөмкин булачак

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

2021 елга бюджетта бу максатларга 4 миллиард сум акча резервланган. РФ Хөкүмәте ана капиталы акчаларын авыл ипотекасы өчен кулланырга мөмкинлек бирүче карар әзерләгән. Бу хакта дүшәмбе көнне РФ премьер- министры Михаил Мишустин хәбәр итте. «Хәзер кешеләргә торак сатып алуга яки төзүгә кредит рәсмиләштерү җиңелрәк булачак, дип тапшыра ТАСС премьер-министрның сүзләрен. Премьер билгеләп үткәнчә, авыл ипотекасы программасы бик кирәкле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International