2020 елның 2 ноябреннән 5 ноябренә кадәр «Бердәм РОССИЯ» партиясе рәисе Д.А. Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү Бөтенроссия атналыгы уза. ТКХ мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атнасын тематик кайнар линия төгәлли, ул 5 ноябрьдә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр барачак. Мөрәҗәгать итүчеләрне РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР Тарифлар буенча комитеты һәм Казанның ТКХ комитеты вәкилләре кабул итәчәк. 12 сәгатьтә РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Морат Гаделшин гражданнарны бер сәгать дәвамында кабул итәчәк. Кабул итүгә алдан язылу һәм өстәмә мәгълүмат 8(843)238-10-00 телефоны буенча.
Гражданнарны тематик кабул итү Skype (Priemnayaer116), WhatsApp (8-987-205-00-63), шулай ук кайнар линия телефоны (8-800-21-16-00 («Минем депутат» порталы) аша алып барылачак.