Азык-төлек ярдәме фонды аз керемле гаиләләргә азык-төлек җыелмалары бирәчәк

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Социаль проект Россиянең барлык төбәкләренә юнәлдерелгән. «Кызыл Йолдыз» азык-төлек ярдәме фонды аз керемле гражданнардан аларга бушлай азык-төлек җыелмалары бирү өчен гаризалар кабул итә башлады. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек

министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Азык-төлек ярдәме алу өчен аз керемле гаиләләр, ялгыз пенсионерлар теркәлү урыны буенча шәһәр башлыгы, торак пункты исеменә үз статусы һәм авыр тормыш хәлен тасвирлау турында белешмә кушымтасы белән ирекле рәвештә гариза бирә алалар», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта. Гаризаны фондның электрон почтасына җибәрергә кирәк: help@forbs.top.

Гаризаны раслаганнан һәм килешү төзегәннән соң, фонд азык-төлек продуктларын мохтаҗ гражданнар өчен өйгә китерүне оештыра. Социаль проект Россиянең барлык төбәкләрендә дә тормышка ашырылачак. Ярдәм алу буенча тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International