Хөрмәтле Ютазы районы халкы! Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!

2020 елның 4 ноябре, чәршәмбе

Бу бәйрәм безгә Россия тарихының героик сәхифәләре, күп гасырлык гомуммилли бердәмлек традицияләре турында искә төшерә.

Тирән тарихи мәгънәгә ия буларак, ул бүген дә төрле буын, милләтләр һәм халыклар, социаль катлаунар һәм дин вәкилләрен, тыныч хезмәт ияләрен һәм сугышчыларны-Ватаныбызның барлык чын патриотларын азатлык, мөстәкыйль үсеш һәм иминлек хакына берләштерергә тиеш.

Бердәмлек һәм гражданлык теләктәшлеге традицияләре - безнең җәмгыять һәм дәүләт үсешенең нигезе. Без бары тик бергәләп озак еллар кешеләргә хезмәт итәчәк, халыкның тормышын яхшы якка үзгәртәчәк, яңа үсеш перспективалары ачачак проектларны тормышка ашыра алабыз. Ютазы җирендә яшәүче һәркемнең район язмышына битараф булмавынаышанам. Димәк, безнең уртак һәм төп бурычыбыз – үз тормышыбызны лаеклы һәм тәэмин итәрлек итү өчен район тормышының барлык өлкәләрен үстерү өчен эшләү.

Хөрмәтле дуслар, чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, туган җиребез һәм Ватаныбыз хакына хезмәт эшчәнлегегездә уңышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International