5 ноябрь көнне zoom платформасында Ютазы муниципаль районының география укытучыларының киңәшмәсе булып узды

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Киңәшмәнең темасы: «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында сәләтле һәм начар өлгәшкән укучылар белән эшләү үзенчәлекләре».

Секция эше барышында педагоглар үткәрелгән Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Төшеп калган темалар каралды һәм укучыларны Бөтенроссия тикшерү эшләренә әзерләү өчен уку әсбаплары тәкъдим ителде.

География буенча мәктәп укучылары олимпиадасының мәктәп турына анализ ясалды, мәктәп укучыларын география фәненнән район һәм региональ этапка әзерләү өчен сайтлар каралды.

"Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында сәләтле укучылар белән эшләү" темасына доклад тыңланды.

География буенча төп дәүләт имтиханнарына һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек мәсьәләләрен карадылар.

Киңәшмәдә төп сорау - пандемия шартларында фән буенча сыйфатны күтәрү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International