Кәркәледә яшәүче Ринат һәм Расих Гарифуллиннар данлы юбилейларын - 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Әлеге күркәм дата белән Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдинова һәм Ютазы авыл җирлеге башлыгы Рәис Галимов котладылар.

1970 елның 19 июнендә Ринат һәм Расих Гарифуллиннарның никахлары теркәлә - алар иңгә иң ир белән хатын булып бәхетле яши башлый. Ринат Хәлим улы 45 ел колхозда тракторчы булып эшли. Кәркәле - аның туган авылы, ул анда туа һәм биредә төпләнә дә. Расиха Сәйфулла кызы Бәйрәкә авылында туа. 37 ел Ютазы почтасында почтальон булып эшли. Шулай ук гаилә йорт яны хуҗалыгын да тырышып алып бара. Хәзерге вакытта икесе дә пенсиядә. Алар өч кыз тәрбияләп үстерә, әти белән әни балалары белән бик горурлана. Ярты гасыр бергә яшәгән ир белән хатын үзара мәхәббәтләрен, бер-беренә хөрмәтләрен һәм тугрылыкларын исбатлаган. Аларны югарыда әйтелгән матур дата белән генә түгел, быел аларның оныклары туу куанычы белән дә тагын бер кат котлыйсы килә.

Юбилярларга һәм Гарифуллиннар гаиләсенә нык сәламәтлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International