Урыссу поселогыннан Виктор һәм Анна Кравченко 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр

2020 елның 6 ноябре, җомга

Әлеге күркәм дата белән юбилярларны район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхертдинова котладылар.

Армиядә хезмәте тәмамланганнан соң Виктор Иванович яңадан Урыссуга кайта, Анна Николаевнага өйләнә һәм алар Алтай краена китә. 1984 елда кире поселокка кайталар. Алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Шулай ук юбилярлар ике онык һәм бер оныкчыкның бәхетле әбисе һәм бабасы булып торалар.

Аларга карап, чынлап та саф мәхәббәтнең барлыгына ышанасың. Аларга нык сәламәтлек телибез һәм тагын бер кат бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International