5 ноябрь көнне “Светофор” мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүчеләр белән “Үсеш ноктасы” үзәгендә кызыклы “Хәрәкәт әлифбасы” дигән викторина үткәрелде

2020 елның 6 ноябре, җомга

Профилактик чараның төп максаты - юл хәрәкәте иминлеге белән бәйле күнекмәләрне һәм белемнәрне формалаштыруга, балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм белемнәрен ныгытуга юнәлтелгән иде.

Чарада Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Марс Гәрәев һәм Әлмәт шәһәре территориаль идарәсенең Баулы районындагы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Рәзидә Игнатьева катнашты. Очрашу ахырында һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International