2020 елның 8 ноябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

2020 елның 7 ноябре, шимбә

2020 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә начар метеорологик күренешләр көтелә:

- төнлә һәм иртән төньяк районнарда юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин;

- иртән һәм көндез урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитүе фаразлана (Казанда 18 метрга кадәр).

2020 елның 8 ноябрендә, Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:

Болытлы, төнлә аязучан. Яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 15-20 метр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -2..+1 градус, максималь һава температурасы көндез +3..+6˚.Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International