Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:
2020 елның 7 ноябре 18 сәгатеннән 8 ноябре 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2020 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә көтелә:
- төнлә һәм иртән төньяк районнарда юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин;
- иртән һәм көндез төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитә (Казанда 18 метрга кадәр).