Гражданинны судсыз банкрот дип танырга мөмкиннәр

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

2020 елның 1 сентябреннән Россия Федерациясе законнарында «Гражданның судтан тыш банкротлыгы» дигән яңа төшенчә барлыкка килде. Әлеге процедура «Түләүгә сәләтсезлек (банкротлык) турында" 2002 елның 26 октябрендәге 127-ФЗ номерлы Федераль законның яңа кертелгән 223.3-223.7

статьялары белән регламентлана һәм түбәндәге шартларга туры килә торган гражданнарга кагыла:

- акчалата йөкләмәләрне һәм мәҗбүри түләүләрне түләү буенча бурыч күләме 50 мең сумнан да ким түгел һәм 500 мең сумнан да артмый;

- бурычлының мөлкәте юк;

- гариза бирү датасына гражданинга карата «Башкару производствосы турында» 02.10.2007 ел, №229-ФЗ Федераль законның 46 ст.1 ө. 4 п. нигезендә башкару производстволары тәмамланган һәм башка башкару производстволары кузгатылмаган булырга тиеш.

Әгәр дә судтан тыш банкротлык өчен барлык шартлар үтәлгән икән, тиешле гаризаны күпфункцияле үзәккә (КФҮ) бирергә кирәк, аңа барлык танылган кредиторларның исемлеген теркәү зарур. Гражданны банкрот дип тану турында гариза формасы Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 04.08.2020 ел, №497 боерыгы белән расланган. Шуннан соң КФҮ өч эш көне дәвамында банкротлык турында бердәм федераль реестрга (ЕФРСБ) мәгълүматлар кертәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International