Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында ел саен уза торган "Безнең йорт - Татарстан" республика этномәдәни фестиваленең Гала - концерты узды.
Безнең "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле коллективы ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан костюмнар тегүгә 400 000 сумлык сертификат алды.
Коллективны һәм аның җитәкчесе Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Минзилә Абдурахманованы ихлас котлыйбыз!
Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!