"Tatar сүзе» - татар үзешчән һәм профессиональ нәфис сүз осталары конкурсы

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссия «Tatar сүзе» татар үзешчән һәм профессиональ сәнгать осталары конкурсын оештырды.

Конкурс татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүзенә карата кызыксыну уяту һәм шигъри сүзнең чагылышын тою, татар телен һәм мәдәниятен үстерү, татар классик әдәбиятын татар халкының бай һәм тарихи – мәдәни байлыгы буларак саклап калу максатыннан оештырыла.

Конкурсның оештыручысы - Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе.

Конкурста үзешчән һәм профессиональ нәфис сүз осталары катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк. Приз фонды-1 миллион сум. Беренче тур: катнашучылар поэзия, проза, мәсәл жанрларында tatarsuze@tatfil.ru электрон адресына яки +79196900422 (WhatsApp) номерына җибәрәләр. Видеоязмалар 2020 елның 15 декабренә кадәр кабул ителә. Икенче тур: Татар дәүләт филармониясендә 2021 елның 20 февралендә узачак, җиңүчеләр гала-концертта, Халыкара туган тел көнендә – 2021 елның 21 февралендә Татар дәүләт филармониясендә тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International