Хөрмәтле хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!
Сезнең фидакарь хезмәтегез - ул иҗтимагый тотрыклылык, халыкның яклануы һәм тынычлыгы гарантиясе. Безнең Ютазы районы сезнең белән хаклы рәвештә горурлана, чөнки гражданнар намусы һәм иминлеге сагында сезнең иң яхшы сыйфатларыгыз - батырлыгыгыз, каһарманлыгыгыз һәм гаделлегегез чагыла. Бүген һәм иртәгә көндәлек тормышыбызны сезнең катнашыгыздан башка күз алдына да китереп булмый - эш көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә сез һәрвакыт постта, сез безгә Конституция биргән хокукларны һәм ирекләрне якларга һәрвакыт әзер. Бүген эчке эшләр органнарына нинди җаваплылык йөкләнүен аңлап, сайлаган һөнәрегезгә тугры булуыгыз, халыкка һәм Россия законлылыгына тугрылыклы хезмәт итүегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.
Сезгә, сезнең туганнарыгызга һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек, оптимизм, күңел күтәренкелеге, тыныч күк йөзе, хезмәттә - бары тик штаттагы вазгыятьләр генә, Ватанга хезмәт итүдә уңышлар телибез! Тормышыгыз һәрвакыт шатлыклы вакыйгалар белән тулып торсын, ә эшчәнлегегез кешеләрнең хөрмәте һәм ихтирамы белән үрелеп барсын!