Сәбәпләре булып ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дөрес үтәмәү, ут белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү тора.
Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге янгыннар буенча җинаять эше кузгатудан баш тарту турында карар чыгарды. Янгын куркыныч афәт булды һәм шулай булып кала да. Кешеләр үлеме, җәрәхәтләр һәм пешү - ут стихиясенең фаҗигале нәтиҗәләре. Болар барысы да көнкүрештә һәм хезмәт эшчәнлегендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсе.
Шәхси йортта янгын куркынычсызлыгы күбесенчә электр үткәргечләрне дөрес сузуга бәйле. Иң күп янгыннар электр белән тәэмин итү системасында кыска ялганыш яки башка җитешсезлекләр аркасында килеп чыга. Әгәр йорт агач булса, иң яхшысы – үткәргечләрне тышкы яктан, аларны төзелеш материаллары белән капламыйча сузу. Теләсә кайсы очракта да, электр челтәренең автоматик рәвештә сүндерелүен көйләү.
Электр приборларын кулланганда:
* бер үк вакытта берничә берәмлек куәтле техника (электр чәйнеге + кер юу машинасы + кондиционер) кабызылуына юл куймаска;
* бер розеткага берничә прибор тоташтырмаска;
* көнкүреш техникасы куәтенә туры килерлек сыйфатлы челтәр фильтрлары һәм удлинительләр сатып алырга;
* тоташтырылган үтүкләр, җылыткычлар, электр плитәләре тиз ут каба торган интерьер әйберләреннән (пәрдә, эскәтер, келәмнәр, агач һәм пластик җиһазлардан) куркынычсыз ераклыкта урнашуын күзәтергә.
Янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү - ул сезнең һәм якыннарыгызныңиминлеге нигезе!