ТКХ өлкәсендәге сораулар буенча гражданнарны кабул итү

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

2020 елның 11 ноябрендә, 9 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында ТКХ өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү булачак.

Кабул итүне иҗтимагый контроль буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы комиссиясе әгъзалары һәм экспертлар үткәрәчәк. Мөрәҗәгатьләрне 2020 елның 11 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm интернет-кабул итү бүлмәсе аша калдырырга мөмкин яки гражданнарны кабул итү көнендә 9 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр 8 (800) 350-44-72 телефоны буенча шалтыратырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International