Беренче мөрәҗәгать Урыссу ш.т.п. - Октябрьский шәһәре автобус маршрутын яңарту соравына кагылды. Бүгенге көндә "Транспорт" ҖЧҖ маршрут картасы бирүне көтә.
Икенче сорау Тукай урамындагы 19а йорт ишегалдында балалар мәйданчыгы урнаштыруга кагылышлы булды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, йорт яны территориясенә кагылышлы барлык сораулар йортта яшәүчеләрнең гомуми җыелышында карар кабул иткәндә күпчелек тавыш белән һәм беркетмә төзеп хәл ителә.
Гражданнарны чираттагы кабул итүгә 2-61-28 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Шулай ук без гражданнарның язма мөрәҗәгатьләре белән эшлибез.
Ютазы муниципаль районы башлыгы һәм Башкарма комитеты җитәкчесе исеменә Пушкин ур., 38 йорт (107 бүлмә) адресы буенча гариза язарга мөмкин.