Татарстан халкын «Ветеран хыялы» Бөтенроссия социаль проектына кушылырга чакыралар, анда Россиянең 50 дән артык төбәге катнашкан инде. Проект Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган һәм сугыш ветераннарының теләкләрен тормышка ашыруга юнәлдерелгән.
Проектта катнашырга мөмкин:
* инициатива сайтында ветеранның чынга ашмаган хыялы турында хикәя урнаштырып;
· хыял ресурсында басылып чыккан теләсә кайсы хыялны башкаруда ярдәм күрсәтеп. Моның өчен «Ветеранның хыялын тормышка ашырырга» төймәсенә басарга кирәк, шуннан соң оештыручылар белән алга таба хезмәттәшлек итү максатыннан элемтә формасы барлыкка киләчәк.
Безнең һәрберебез белән янәшәбездә Бөек Ватан сугышында катнашучылар, блокадачылар һәм тыл хезмәтчәннәре яши. Аларның зур яки кечкенә хыялларын тормышка ашырып карыйк, йә аны мечтаветерана.рф сайтында урнаштырыйк – һәм биниһая зур ил җавап кайтарачак.
Бүгенге көндә 100-дән артык геройның теләге тормышка ашты, шулай ук акциядә Василий Лановой һәм Леонид Якубович кебек танылган затлар да катнашты.