Викторинада катнашырга әле соң түгел һәм моны теләгән һәркем эшли ала. Моның өчен https://www.strana2020.ru Бөтенроссия халык санын алу сайтында шәхси профиль булдырырга кирәк, ә аннан соң https://quiz.strana2020.ru. сылтамасы буенча биремнәрне үтәүгә күчәргә: бишенче сессиядә, алдагы дүртесендәге кебек үк, 3 призлы урын булачак. Мактаулы бүләккә ия булу өчен экспертлар әзерләгән 25 сорауга – илебез тарихы, исәпкә алу, статистика, демография турында сорауларга дөрес һәм мөмкин кадәр тизрәк җавап бирү мөһим. Иң аз вакыт эчендә иң күп дөрес җавап бирүчеләр җиңә.
Тулы җаваплар бишенче сессия тәмамланганнан соң викторина сайтында эксперт видео җаваплары рәвешендә һәм текст форматында барлыкка киләчәк. Җиңүчеләр исемлеге сайтта да, Бөтенроссия халык санын алу социаль челтәрләрендә дә урнаштырылачак.
Ике вакыйганы, шулай ук булачак конкурсларны, акцияләрне һәм яңалыкларны күз уңыннан ычкындырмас өчен, югарыда күрсәтелгән сайтка ешрак керегез һәм Бөтенроссия халык санын алу социаль челтәренә язылыгыз.
Викторина сорауларына җаваплар кабул итү 13 ноябрьдә 11: 00 сәгатьтә тәмамланачак.
Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр цифрлы технологияләр кулланып узачак. Халык санын алуның төп яңалыгы -Россия халкы тарафыннан Gosuslugi.ru дәүләт хезмәтләре порталында электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге. Торакларга кереп йөргәндә, исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак. Шулай ук исәпкә алу участокларында, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре биналарында да исәпкә алырга мөмкин булачак.