21 ноябрьдә 15 сәгатьтә "Җиңү волонтерлары" тарафыннан оештырылган «Читтә” Халыкара тарихи квесты узачак.
Нюрнберг процессының 75 еллыгына багышланган онлайн-уен архив документларына, ветераннарның хатирәләренә нигезләнә, ә аңа биремнәрне Россия тарих җәмгыяте экспертлары уйлап тапкан. Квестның максаты - яшь буынны Икенче бөтендөнья сугышы вакыйгалары темасы буенча тарихи яктан агарту.
Теркәлү victorygame.org порталында уза - шәхси рәвештә яки команда составында 2дән 6га кадәр кеше катнашырга мөмкин. Хәзерге вакытта квестта катнашу өчен 1500дән артык команда гариза биргән инде. Уен 4 телдә - рус, инглиз, испан һәм француз телләрендә узачак. Риваять буенча, квестта катнашучылар журналистлар берләшмәсе әгъзаларының ролен үз өстенә алачак. Мәгълүмати һәлакәтне булдырмас өчен, аларга тарихи, математик, логик һәм башка биремнәрне үтәргә, онлайн режимында дөньяның төрле почмакларында музейларга барырга, төрле урыннардан җыелган тарихи вакыйгалар шаһитларының күрсәтмәләрен тыңларга һәмНюрнберг процессының чын архив документлары белән танышырга туры киләчәк.
Уенның сценарие җиде этаптан торачак, аларның һәркайсы – Икенче бөтендөнья сугышы тарихында билгеле бер сәхифә. Төшерү Германиянең 3 шәһәрендә, Франциядә, Польшада, Санкт-Петербургта, Волгоградта һәм Ерак Көнчыгышта барды.
Квестны танылган телетапшырулар алып баручы, «Җиңү волонтерлары» Үзәк штабы әгъзасы Дмитрий Губерниев алып барачак, ә махсус кунак – актер Стивен Сигал.
Халыкара тарихи квест җиңүчеләре махсус приз алачак – бу - Россия шәһәрләренең берсенә сәяхәт.
Тулырак мәгълүмат - https://intgame.ru/wwii сайтында.
“Җиңү волонтерлары” иҗтимагый хәрәкәте