Ютазы районында күпфатирлы йортларның подъездларында ТМШ һәм Идарәче компания хезмәткәрләре тарафыннан коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатларында дезинфекция чаралары белән даими эш алып барыла.
Профилактиканың гади генә кагыйдәләрен үтәү мөһим:
- иң мөһиме - гигиена кагыйдәләрен үтәү. Кулларыгызны юыгыз яки спиртлы гельләр, спрейлар һәм антисептик салфеткалар кулланыгыз;
- йөзегезне пычрак кулларыгыз белән тотмагыз;
- әгәр битлек киеп йөрсәгез, аны һәр сәгать саен алыштырыгыз (ким дигәндә-һәр ике сәгать саен);
- җәмәгать урыннарында булганда, чит предметлар һәм өслекләргә кагылуны мөмкин кадәр киметегез;
- сәлам биргәндә, куллар кысышудан сакланыгыз.
Салкын тиюнең беренче симптомнары булганда, башка кешеләрне зарарламас өчен өйдә калыгыз. Сулыш кысыла башласа, һичшиксез, табибка мөрәҗәгать итегез.