"Супер әбиләр" уен-тамашасы

2013 елның 12 марты, сишәмбе

8 март көнне Бәйрәкә авылы Мәдәният йортында "Супер әбиләр" уен-тамашасы үткәрелде. Супер әбиләр Зәйтүнә Ямаева, Әлфия Хазиева, Тәнзилә Марданшина, Флера Садыкова, Сәрия Хисамиева "көтү куу", ярма аеру, оныкларының чәчләрен тарап үрү,оныкларга милли биюләр өйрәтү уеннары оештырдылар, кул эшләре күргәзмәсе оештырдылар, уен ахырында оныкларын эзләп " дискотекага килделәр". Тамашаны бизәп сәхнәне Рәсим Яббаров һәм Зөфәр Камаев гармун моңнарына күмделәр, Сәрвәт абый Равилов мандолина кылларын чиртте. Ике сәгатьтән артык мәдәният йортында моң-җыр, көлү тавышлары яңгырады. Бүгенге чараны оештыручыларга һәм катнашучыларга бик зур рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International