Елизавета Николаевна Грибанованың күркәм юбилее

2020 елның 13 ноябре, җомга

Урыссу поселогында яшәүче Елизавета Николаевна Грибановага бүген 90 яшь тулды.

Аның белән бергә бер түбә астында яшәүче оныгы сүзләре буенча, Лиза әби 1930 елның сентябрендә үк туган инде. Әмма билгеле сәбәпләр аркасында метрика вакытында рәсмиләштерелмәгән. Эш кешенең берничә айга соңракмы-иртәрәкме рәсмиләштерелүендә түгел. Иң мөһиме, ул туган көнендә үзен балалары һәм оныклары өчен кирәкле һәм кадерле кеше итеп тойсын, аларның күңел җылысы, изге теләкләре гомерен тагын да озынайтсын. Үз вакытында ачлык-ялангачлык кичергән өлкән буын вәкилләренә бүген алтын таулар кирәкми, аларга ачык йөз, җылы сүз һәм аралашу зарур.

Башкортстанда күп балалы гаиләдә туып-үскән Елизавета Николаевнаның язмышы җиңелләрдән булмый. Ул бүген дә апасы белән бергә ач торырга туры килгән көннәрен зур дулкынлану белән искә ала. Ул 14 яшьлек кыз җилкәсенә төшкән авырлыкларны оныта алмый, ул 50 баш дуңгыз карарга мәҗбүр була. Туганнарының ачы язмышы турында сөйләгәндә, Лиза апа күз яшьләрен чак тыеп торды, әмма күңеле елый иде....

Хезмәт ветераны Елизавета Николаевна Грибанованы район җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Сергей Рузанов котлады. Ул районның сәнәгать тармагында озак еллар хезмәт куйган ветеранга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм кыйммәтле бүләк белән бергә чәчәк бәйләме һәм РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International