Ютазы аграрийлары техниканы ремонтлауга керештеләр

2020 елның 15 ноябре, якшәмбе

Агымдагы атнада районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонтлауга әзерләү дәрәҗәсен бәяләп, республика комиссиясе эшләде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатов район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән бергә «Таң», «Уңыш», «Кәрәкәшле», «Нәбиуллин», «АгроМир», «Гәрәев» һәм Тукай исемендәге агроформированиеләрдә булды.

Белгечләр кышкы саклауга куелган техника һәм тагылма агрегатларның чистартылган һәм юдырылган булуына, шиналардагы басым киметелүенә, аларның яктылык кайтаргыч состав белән эшкәртелүенә, чылбырлар, каешлар, пычаклар алып-салдырылып куелуына игътибар юнәлттеләр. Дефектовка үткәрү һәм актлар булу мөһим роль уйный. Комиссия әгъзалары шулай ук машина-трактор паркы территориясен төзекләндерүне дә бәяләделәр. Барлык хуҗалыклар да МТП территориясен асфальтлый алмыйлар, әмма ком-гравий катнашмасы яки вак таш җәяргә мөмкин, бу механизаторлар эше өчен тагын да уңайлы шартлар булдырырга мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады башкала белгече. Паркларда көнкүрешкалдыклары һәм чүп үләннәре булырга тиеш түгел. Ә менә металл сыныкларын саклау өчен аерым урын бирелергә тиеш. Нефть продуктлары саклана торган склад ихата белән уратып алынырга, чүп-чардан чистартылырга, сыемнар буялган һәм маркировкаланган булырга тиеш.

Белгечләр техниканы 2021 елгы кыр эшләренә әзерләүнең оештыру моментларына аеруча игътибар иттеләр. «Бүген «АгроМир» җәмгыятендә комбайннарны, тракторларны, машиналарны һәм чапкычларны ремонтлау башланды. Тукайлылар һәм кәрәкәшлелеләр тракторларны ремонтлауга керештеләр", - дип шәрехләде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Азат Мәхмүтов.

Конкурс шартлары буенча «АгроМир» ҖЧҖ мөмкин булган 70 баллдан 67 балл җыйды һәм беренче урынны алды. Тукай исемендәге җәмгыять механизаторлары 59,9 балл җыя алдылар. 58,8 балл җыеп, кәрәкәшлелеләр өченче урынга чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International