Агымдагы елның 6 ноябреннән 6 декабренә кадәр Татарстан Республикасы һәм Ютазы муниципаль районы территориясендә «Янгын куркынычсызлыгы айлыгы» игълан ителде.
Әлеге комплекс - районны янгынга каршы саклауга һәм халыкны көзге- кышкы янгын куркынычы чорында куркынычсызлык чараларына өйрәтүгә юнәлтелгән чаралар комплексы.
Айлык барышында ГТХМ хезмәткәрләре социаль яклау органнары, районның авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә халыкны янгын куркынычсызлыгы чараларына һәм кагыйдәләренә өйрәтү буенча эш алып барачаклар.
Шул ук вакытта кешеләр күп була торган урыннарга һәм укыту-тренировка эвакуацияләре узачак социаль әһәмиятле объектларга, шулай ук янгын куркынычсызлыгы тематикасы буенча теоретик һәм практик дәресләргә аерым игътибар юнәлтеләчәк.
Белем бирү учреждениеләрендә, янгынга каршы күнегүләрдән тыш, сыйныф сәгатьләре узачак, алар барышында киләсе чорның ни белән куркыныч булуы һәм һава торышы күренешләренә, шулай ук «кеше факторы»на бәйле хәвеф-хәтәрләрне һәм куркыныч факторларны ничек киметү турында аңлатылачак.