1. М. Җәлил исемендәге Республика премиясе Татарстан Республикасының талантлы яшьләренә сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия үсешенә керткән шәхси өлешләре, яшьләр эшкуарлыгы, яшьләр программаларын тормышка ашыру өлкәсендә югары казанышлары өчен бирелә:
* әдәбият өлкәсендә - төрле жанрдагы нәфис һәм публицистик әсәрләр (поэзия, проза, публицистика, драматургия) өчен;
* музыка сәнгате өлкәсендә - төрле формадагы музыкаль әсәрләр, концерт-башкару эшчәнлеге өчен;
* сынлы сәнгать өлкәсендә - рәсем сәнгате, скульптура, графика, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре өчен;
* театр сәнгате өлкәсендә - режиссерлар, сценаристлар, артистлар, рәссамнар, балетмейстерлар эше өчен;
* кино һәм теле-сәнгать өлкәсендә - төрле жанрдагы кинематография әсәрләре, телевизион тапшырулар, артистлар, режиссерлар, операторлар, рәссамнар, сценаристлар, телетапшырулар алып баручылар эше өчен;
* цирк сәнгате өлкәсендә - программаларны кую, режиссерлар, артистлар, рәссамнар, сценаристлар эше өчен;
* журналистика өлкәсендә - массакүләм мәгълүмат чараларында документаль һәм публицистик эшләр өчен;
* фән өлкәсендә - казанышлар, зур фәнни эшләр өчен;
* мәгариф өлкәсендә - белем бирү программалары, проектлар, мәгариф һәм педагогика эшчәнлегендәге уңышлар, методик эш өчен;
* тәрбия өлкәсендә - тәрбия эшчәнлегендә ирешкән уңышлары, педагогик иҗат өчен;
* иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендә - социаль программалар, проектлар, эшләр, актив иҗтимагый эшчәнлек, хәйрия акцияләре, яшьләр программаларын тормышка ашыру өчен;
* яшьләр эшкуарлыгы өлкәсендә - фәнни-техник программалар, инновацион проектлар эшләгән өчен.
2. М. Җәлил исемендәге республика премиясе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2 елга бер тапкыр һәрберсе 200 мең сум күләмендәге 4 премия төрендә бирелә.
3. М. Җәлил исемендәге Республика премиясен тапшыру М. Җәлил исемендәге Республика премиясе буенча Комитет тарафыннан массакүләм мәгълүмат чараларында сентябрьнең икенче декадасында һәр ике ел саен игълан ителгән конкурс нәтиҗәләренә нигезләнә.
4. М. Җәлил исемендәге Республика премиясен алу өчен әсәрләрне һәм эшләрне тәкъдим итү Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары, иҗтимагый берләшмәләр, шул исәптән Татарстан Республикасы иҗат берлекләре, шулай ук фәнни оешмалар, мәдәният оешмалары, югары белем бирү мәгариф оешмалары тарафыннан башкарыла.
Әсәрләр һәм эшләр коллегияләр, президиумнар, секретариатлар, галимнәр һәм сәнгать советлары утырышларында, җәмәгатьчелек катнашында хезмәт коллективы җыелышларында, хәбәрдарлыкны тулысынча тәэмин итеп, тәкъдим ителә. Эшләрне коллективларда күрсәтү өчен карау комиссияләре төзү мөмкин. Карау комиссияләре составы конкурста катнашучы оешмалар президиумы тарафыннан раслана.
5. М. Җәлил исемендәге Республика премиясен алу өчен түбәндәгеләр тәкъдим ителә:
* 30 яшькә кадәрге аерым авторлар;
* яшьләр коллективлары (авторлар төркеме, аның 70% ын 30 яшькә кадәрге яшьләр тәшкил итәргә тиеш);
* 30 яшьтән өлкәнрәк булган аерым авторлар (яшьләр өчен (яшьләр белән) эшләүче коллективлар, иҗат берләшмәләре).