Тренер Алинур Хәмитов - тәрбияләнүчеләр өчен үрнәк

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Ноябрьнең беренче декадасында Казан шәһәрендә спорт көрәше буенча Татарстан Республикасы югары уку йортларының Спартакиадасы узды.

Бу ярышларда грек-рим көрәше буенча «Олимп» спорт-сәламәтләндерү комплексы тренеры Алинур Хәмитов чыгыш ясады. Ул, 67 кг авырлык категориясендә барлык очрашуларда да җиңеп, беренче урынны яулады. Әлеге ярышлар югары уку йортлары арасында РФ Спартакиадасына сайлап алу ярышлары булып тора һәм безнең Илнур Рафаил улы аңа юллама алды!

Тимур Борһанов, «Олимп» спорт комплексы тренеры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International