Бөтен Россия буенча 15-16 ноябрьдә Бөтенроссия экологик диктанты узачак.
Бу акциягә старт 2017 елда, Экология елында, халыкның экологик грамоталылыгы һәм экологик культурасы дәрәҗәсен күтәрү, әйләнә-тирәлеккә сак карашны пропагандалау максатыннан бирелде.
Анда катнашучылар саны һәм аны үткәрү мәйданчыклары елдан-ел арта. 2019 ел белән чагыштырганда, быел катнашучылар саны ике тапкыр арткан, мәйданчыклар саны 243 тән 502 гә җиткән. Барлык катнашучылар арасында мәктәп укучылары, педагоглар һәм студентлар аеруча активлык күрсәтә. 2020 елда Экодиктантта 12 меңнән артык татарстанлы катнашыр дип көтелә. Аны 12 яшьтән өлкәнрәк булган барлык теләүчеләр яза ала: 6-11 сыйныф укучылары, студентлар, яшәү урынына, гражданлыгы, социаль хәлләренә һәм белем дәрәҗәләренә бәйсез рәвештә 18 яшьтән өлкән кешеләр.
2020 елда Экодиктант офлайн форматта уздыру мәйданчыкларында оештырыла һәм беренче тапкыр онлайн форматта https://экодиктант.рус/Экодиктантның интернет-порталында узачак. 6 ноябрьдә Экодиктант 502 ябык офлайн-мәйданчыкта узачак. Экодиктант Россия Федерациясенең барлык 85 субъектында оештырылган оффлайн-мәйданчыкларда һәм ЭКОДИКТАНТ.РУС онлайн-порталында узачак.