Бүген район Башкарма комитетының утырышлар залында район тормыш эшчәнлеге мәсьәләләре буенча чираттагы атналык киңәшмә узды

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эшләр торышы һәм шартлар турында хәбәр иттеләр. Ютазы муниципаль районында үзара салым акчасына башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре турында җирлекләр белән эшләү бүлеге начальнигы Зөлфия Әгълиева чыгыш ясады. 2020 елның 10 аенда демографик күрсәткечләргә анализ белән Урыссу район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова таныштырды.

Шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эше, алимент түләүләре буенча бурычларны каплау, район авыл җирлекләрендә вакцинация һәм ясалма орлыкландыру барышы һәм бүгенге көндә башка актуаль мәсьәләләр каралды.

Ютазы районы башлыгы Аяз Әдип улы Шәфигуллин коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау һәм битлек режимын саклау буенча профилактик чаралар үтәүнең мөһимлеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International