Рейдның максаты - юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау һәм булдырмау; гражданнарны эчке эшләр министрлыгы базалары буенча тикшерү, эзләнүдә булган затларны ачыклау. Әлеге участок транспорт чараларының югары дәрәҗәдә хәрәкәте белән характерлана, чөнки Татарстан Республикасын һәм Башкортостанны тоташтыра.
2020 елның 10 ае эчендә Урыссу-Октябрьский автомобиль юлы участогында 1 чакрымнан 3 чакрымга кадәр 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 кеше зыян күргән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 76 автомашина тикшерелде, 8 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды. Автомобиль белән ОСАГО полисы иминләштерелмәгән н килеш идарә итү, автотранспорт белән дәүләт теркәү номерлары пычрак
килеш идарә итү, транспорт чарасы конструкциясенә (газ баллон җайланмалары) законсыз үзгәрешләр кертү һәм алгы як тәрәзәләренә күренүчәнлекне начарайтучы япмалар ябу кебек кагыйдә бозулар ачыкланды.
Рейдка Ютазы районы эчке эшләр бүлегенең 6 хезмәткәре, шул исәптән полициянең участок уполномоченные һәм ОУР оперуполномоченные җәлеп ителде.
Әгәр йөртүченең исерек хәлдә, яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш транспорт чарасы белән идарә итүенең шаһиты булсагыз, әлеге мәгълүматны 2-66-02 телефоны буенча Ютазы эчке эшләр бүлегенең кизү бүлегенә хәбәр итә аласыз.