ТР Ютазы муниципаль районы террорчылыкка каршы комиссиянең һәм ТР Ютазы муниципаль районы оператив төркеменең чираттан тыш киңәйтелгән утырышы

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1 Франция, Германия һәм Кукмара муниципаль районында булган вакыйгалар белән бәйле террорчылык янауларын кисәтү һәм Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы территориясендә җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында (докладчы Клещевников Евгений Анатольевич - Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге башлыгы).

2 Террорчылыкка каршы комиссия карарлары белән расланган Методик рекомендацияләр нигезендә «аерым игътибар» категориясендәге затлар һәм деструктив виртуаль берләшмәләрдә катнашучылар белән үткәрелә торган эшне камилләштерү буенча чаралар комплексы турында (докладчы Рузанов Сергей Александрович - Башкарма комитет җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары).

3 Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 14 июнендәге 851 номерлы Указы белән расланган тәртип таләпләренә туры китереп, террорчылык куркынычын билгеләгәндә, Ютазы муниципаль районы гамәлләренең төгәлләштерелгән планы турында (докладчы - Катеева Диана Айрат кызы - район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе, Ютазы муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе секретаре).

Район башлыгы Аяз Шафигуллин террорчылык һәм экстремистлык куркынычына без барыбыз бергә генә каршы тора алабыз, дип билгеләп үтте.

Төп эш ЭЭМ бүлегенә, хокук саклау органнарына туры килә. Башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре дә җәмәгатьчелекне, дини оешмаларны җәлеп итеп бергә эшләргә тиеш. Исәптә торучы гаиләләр, социаль-куркыныч гаиләләр һәм башка категорияләр системалы контрольдә булырга тиеш. Балигъ булмаган яшүсмерләргә, аларның мәшгульлегенә аерым игътибар бирергә кирәк. Кибердружинага яшьләр һәм халык арасында интернетның виртуаль челтәренә керүен җентекләп өйрәнергә, деструктив челтәрдә булуны контрольдә тотарга кирәк.

Көн саен уяу булырга һәм вакытында мәгълүмат бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International