ТАССР ның 100 еллыгына багышланган Татарстан Беренчелегендә Яшел Үзәндә 2003-2005 елгы егетләр һәм кызлар арасында Ютазы самбочылары 3 алтын медаль яулады һәм Идел буе федераль округына сайлап алынды.
Ярышларда самбочылар Олег Гугля (64 кг), Алексей Савельев (98 кг), Мөхәммәт Нуретдинов (98 кг) беренче баскычка күтәрелделәр, Элина Галиева (47 кг) бронза медальгә лаек булды.
Анда бөтен республикадан 200 дән артык кеше катнашты. Шулай ук Олег Гугляны һәм Алексей Савельевны спорт мастерлыгына кандидатлар нормативын үтәүләре белән котлыйбыз. Тренерларны да уңышлары белән тәбриклибез!