Кичә үзара салым программасын гамәлгә кертү максатыннан район җитәкчелеге Урыссу, Шагыйрь Сирин, Тукай урамнарындагы, Химиклар тыкрыгындагы район үзәгендә яшәүчеләр белән очрашты.
Район башлыгы Аяз Шафигуллин үзара салым программасының асылы һәм максатлары турында сөйләде һәм, әлбәттә инде, халыкны борчыган сорауларга җавап бирде. Ә район гражданнарын күп нәрсә борчый: ишегалды территорияләрен сыйфатсыз ремонтлау да, керү ишекләре дә, баганалардагы янмый торган яктырткычлар да, фатирлардагы салкынлык та...
Тукай урамында яшәүчеләр үзләренең шәхси фатирларында күп санда эт асраучы күршеләренә карата бернинди чара күрелмәвенә зарланды. Урыссулылар коронавирус авыруы җәһәтеннән дә борчыла.
Һәр сорауга җавап бирергә омтылган муниципалитет җитәкчелеге соңгы сорауга да ачыклык кертте.
- Бүгенге көндә Урыссу үзәк район хастаханәсендә пневмониядән илледән артык кеше дәвалана. Дөрес, алар арасында авыр хәлдә булучылар да бар. Сез, әлеге инфекциянең дөньяда таралуыннан файдаланып, дару препаратларына бәяләр арттырылуын яхшы беләсез. Бүген районның медицина персоналына вазгыятьне контрольдә тоту җиңел түгел. Әмма алар мөмкин булганның барысын да эшли, - дип ышандырды Аяз Әдипович.
Җыенда катнашкан гражданнар арасында үзара салым акчаларын компьютер томографиясе сатып алуга тотарга тәкъдим итүчеләр дә булды.